Татарстанда тагын 110 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын 110 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28,3 мең очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 110 яңа очрагы ачыкланган, дип «Татар-информ» МА.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«31 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 52, Чаллыда – 27, Әлмәт районында – тугыз, Түбән Кама районында – биш, Балык Бистәсе районында – дүрт, Тукай районында – өч, Азнакай, Әлки, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск һәм Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28,3 мең очрагы теркәлгән, 23,9 мең кеше (шуларның 91е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 195 882 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 976,2 меңнән артык кеше икенче дозаны да алган.

фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев