Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы расланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы расланган

Инфекцияле 15 кеше дәваханәгә салынган, 39ы өйләрендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 54 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ». 

15 кеше дәваханәгә салынган, 39ы җиңел яки симптомсыз формада өйләрендә дәвалана. Барлык очраклар да авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән.

Яңа инфекцияле кешеләр саны Казанда иң күбе теркәлгән - 29. Яр Чаллыда – 11, Чүпрәле районында – 4, Яшел Үзән районында – 3, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бу вакытка кадәр Татарстанда барлыгы 3558 кешедә Covid-19 инфекциясе теркәлгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев