Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 23 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 23 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6857 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада узган тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 2 кеше хастаханәгә салынган, калган 21 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 11, Саба районында – 3, Буа районында - 2, Әлмәт, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Түбән Кама, Теләче районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6857 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5651 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев