Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда җиде яшьлек малай ярдан егылып төшкән һәм суда батып үлгән

    Балага ярдәм итәргә янәшәдә беркем дә булмаган

    Актаныш районында җиде яшьлек малай ярдан егылып төшкән һәм суда батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    «19 июльдә 13.30 сәгатьтә Татар Суыксу янындагы сулыкта бала батып үлүе турында хәбәр килгән. Актаныш эзләү-коткару төркеме малайның яр кырыенда балалар белән уйнавын һәм егылып суга төшеп китүен ачыклаган. Балага ярдәм итәргә янәшәдә беркем дә булмаган», - дип сөйләделәр министрлыкта.

    Баланың үле гәүдәсен авыл кешеләре чыгарган, табиблар баланың үлемен раслаган.

    Реклама

    Министрлыкта бу сулыкның гражданнарның массакүләм ял итү урыны булмавын һәм анда коену тыелуын искәрткән.

    Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су янында, бигрәк тә биек яр буенда, шулай ук балаларның өлкәннәр булмаган һәм җиһазланмаган урыннарда коенуы аяныч тәмамланачагын кисәтә.

    Фото: ГУ МЧС России по РТ

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: