Ике яшьлек кыз баланы төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.
Кичә кичке сәгать биш тирәсендә Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, өч кеше имгәнгән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, квадроцикл йөртүче хатын-кыз кырда авыллар арасындагы юлдан барган. Бер мизгелдә ул идарәсен югалткан һәм зур тизлектә килгән килеш сарайга барып бәрелгән.
Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә 11 яшьлек бала үлгән. Ике яшьлек кыз баланы төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.
Квадроцикл белән идарә иткән хатын-кыз һәм тагын бер пассажир кыз имгәнгән, әмма алар хастаханәгә барудан баш тарткан.
фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев