Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда бензин бәясен арттырырга тәкъдим иттеләр

ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстанда бензин бәясен 2-4 сумга арттырырга тәкъдим иттеләр. ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда Нефть продуктларына бәяләр мониторингы буенча эшче төркем рәисе Роберт Гыйләҗев исеменә хәбәр килү турында Татарстан Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе бүлек җитәкчесе Людмила Александрова әйтте.

"Бүгенге көнгә мондый бәяләр кую кирәк: "Премиум“ АИ-95 — 42,50 сум/литр; "Регуляр“ АИ-92 — 41 сум/литр; "Нормаль“ АИ-80 — 38,50 сум/литр; дизель ягулыгы  — 42,50 сум/литр", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәяләрне арттыру буенча киңәшләрне нефть продуктларына мониторинг буенча эшче төркем утырышында караячаклар.

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсендә бернинди дә конкрет мәгълүмат булмавын әйттеләр. Бәяләр кайчан һәм күпмегә артачагы әлегә билгеле түгел. Шулай да АЗС хуҗалары идарәгә мөрәҗәгать итеп бәяләрне арттыруны сорыйлар. Бу сорауны эшче төркем утырышында тикшерәчәкләр. Киңәшмә кайчан буласы билгеле түгел, дип сөйләде Людмила Александрова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэрсэгэ???халык байлыгы бит ул!бушка бирегез!

    erid: 2VtzqxWHLUk
    2
    X