Татарстан трассасында җиңел машина фура белән бәрелешеп, ике кеше һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Татарстан трассасында җиңел машина фура белән бәрелешеп, ике кеше һәлак булган

Бәрелешүдән җиңел машина юлдан чыгып китеп, түбәсенә әйләнеп капланган.

Казан – Оренбург трассасында җиңел машина зур йөк машинасы белән бәрелешеп, ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте урыныннан шаһитлар сөйләде.

Кичә кич республиканың Чистай районында 13нче модельле «Лада» җиңел машинасы һәм «Скания» йөк машинасы капма-каршы бәрелешкән. Бәрелешүдән җиңел машина юлдан чыгып китеп, түбәсенә әйләнеп капланган.

«Авариядә ике кеше - өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм ир-ат һәлак булды. Моннан тыш, өч яшь егетне ашыгыч ярдәм машиналарында алып киттеләр», – дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте турында шаһитлар.

фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев