Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан президенты: “Газ шартлау булмасын өчен законга үзгәреш кертергә кирәк”

Узган ел гына да Россиядә йортларда газ шартлауның 31 очрагы булган.

Торак йортларда газ шартлауны булдырмау өчен чаралар күрергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә багышланган утырышында хәбәр итте. Утырышны дәүләт башлыгы Владимир Путин уздырды, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР президенты әйтүенчә, узган елда гына Россиядә 31 шартлау очрагы булган. Торак фондын эксплуатацияләү өлешендә йортларда газ шартлауны булдырмау буенча чаралар күрергә кирәк. Моның өчен  фатирда һавадагы газ күләмен билгеләү һәм газны автоматик рәвештә сүндерү системаларын, барлык тәрәзәләргә дә һава керә торган клапаннарны мәҗбүри урнаштыру турында үзгәрешләрне законга кертергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Президент фикеренчә, куркыныч янаган төркемдәге милекчеләр өчен мондый чараларны бюджет яки тариф чыганаклары хисабына үткәрергә кирәк. «Шулай ук, газ җиһазларын эксплуатацияләүнең иминлеген арттыру максатыннан, газ җиһазларының бердәм комплексына техник хезмәт күрсәтү буенча, халык өчен газ китерү чыгымнарын кертеп, газ бүлү оешмаларына йөкләргә кирәк», – диде ул.

Республика җитәкчесе белдерүенчә, бигрәк тә кышкы чорда, күп фатирлы йортларның ишегалларын җыештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирү мөһим. Торак оешмаларының техник яктан начар җиһазланышы төп проблема булып тора. 
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты торак оешмаларына махсус техника алу өчен ташламалы кредитлар бирү мөмкинлеген карауны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk