Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татар эстрадасы йолдызы Лэйна якташларына үзизоляцияләү режимын ничек уздыруы турында сөйләде

Якташыбыз, студиядә күбрәк вакыт уздырып, тыңлаучыларын яңа җырлар белән сөендерү өчен үзизоляцияләү режимының төгәлләнүен түземсезләнеп көтә.

Без Лэйнаның үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында ниләр эшләве белән кызыксындык. Җырчы үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында күңелсезләнеп утырмый, әти-әнисе янында кунак була, иҗат, спорт белән шөгыльләнә икән.

«Үзизоляцияләүдә үземнең социаль челтәрләр өчен контент төшерәм, беркем дә күңелсезләнмәсен өчен төрле флешмоблар ясыйбыз. Миңа калса, бу - яңа аудитория туплау өчен иң кулай вакыт. Мине беркем дә эштән бүлми, шуның өчен рәхәтләнеп иркенләп иҗат итәм: күп җырлар язам, спорт белән шөгыльләнәм. Көн саен туганнарым һәм дусларым белән видео аша элемтәгә керәм. Әти-әниемне тәм-томнар белән сыйлыйм», - ди җырчы.

Якташыбыз сүзләренә караганда, ул студиядә күбрәк вакыт уздырып, тыңлаучыларын яңа җырлар белән сөендерү өчен үзизоляцияләү режимының төгәлләнүен түземсезләнеп көтә.

«Кәефегезне төшермәгез. Тиздән күрешербез», – дип мөрәҗәгать итә Лэйна үзен яратучы тамашачыларга.

 

фото: www.instagram.com/leyna_ka/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X