Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Соңгы тәүлектә Татарстанда алты кеше коронавирустан үлгән

    Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 556 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.

    Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда тагын алты кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1934, 1941 елларда туган хатын-кыз һәм 1959, 1948, 1956, 1961 елларда туган ир-ат бар.

    Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 556 очракка җиткән.

    Реклама

    фото: «Татар-информ» МА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: