Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Саваплы да, җаваплы да сезнең эшегез

Кукмара шәһәр статусы алгач, бәлки акчаны кызганмаслар әле дигән өметтә калыйк, бу барчабыз өчен дә бик мөһим, кирәкле

Быел миңа район үзәк дәваханәсенең неврология бүлегендә дәваланырга туры килде. Дәваханәдә яту – бераз “ремонтланып” чыгу ул. Дару һәм уколлар белән бергә табибларның һәм шәфкать туташларының игътибарлы карашлары да ярдәм итәдер: хәлең җиңеләеп, сәламәтлегең яхшырып киткән кебек була. Дәвалану вакыты озак булмаса да, шифасы тия үзе.

Күп еллар биредә эшләүче Наталья Демидова, тәҗрибәле табиб буларак, авыруларны ачыклау, дәвалауны дөрес оештыру белән бергә һәр авыруга бертөрле җылы карашы белән дә уңай тәэсир итә.

Шәфкать туташларының да хезмәте мактауга лаек. Иртә таңнан төнге йокыга кадәр алар, турыдан-туры авырулар янында булып, билгеләнгән процедураларны үзвакытында, төгәл, зур җаваплылык белән үтәүләре, авыруларга уңай мөнәсәбәтләре күз алдында башкарыла.

Авыруларны “Ашыгыч ярдәм” аша төн уртасында да алып килүләр еш була. Беренче булып шәфкать туташлары кабул итә. Мин аларның ризасызлык күрсәтеп, караңгы чырай белән йөргәннәрен күрмәдем. Һәрвакыт якты йөзле, йомшак сүзле, ягымлы. Сестра-хозяйка, санитаркаларның хезмәте нәтиҗәсендә, урын-җир, палаталар, санитар бүлмә, бәдрәфләр идеаль чисталыкта дип әйтсәң, һич арттыру булмас.

Биредә тудырылган шартлар дәваханә җитәкчелегенең, аерым бүлекләрнең: туклану блогы хезмәткәрләренең, хуҗалык эшләре буенча җаваплы кешеләрнең үз эшенә җитди карауларын күрсәтә. Бер мин генә шулай уйламыйм икән. Тәкъдимнәр дәфтәрен карап чыктым. Матур рәхмәт сүзләре белән бергә “Без монда дәваханәдә түгел, ә шифаханәдә булдык”, - дип язучылар да бар.

Әлбәттә, яхшылыкның чиге юк. Дәваханә тагын да яхшырак медицина җиһазлары белән тәэмин ителсә, колоноскопия, МРТ узу өчен мөмкинлекләр тудырылса әйбәт булыр иде. Кукмара шәһәр статусы алгач, бәлки акчаны кызганмаслар әле дигән өметтә калыйк, бу барчабыз өчен дә бик мөһим, кирәкле.

 

Рәсимә СӘЛАХОВА, Олыяз авылы

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев