Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сабан туе көне билгеле булды

Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышы булды.

Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды. Бу турыда 4 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышында игълан ителде,  дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Быел Мәскәүдә Сабан туе бәйрәме 21 июльдә узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Утырышта «Татар кызы» төбәк (Мәскәү) бәйгесен үткәрү һәм автономиянең быелның 9 маенда Үлемсез полк акциясендә катнашуына бәйле мәсьәләләр хакында да фикер алышканнар.

Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов «Күпмилләтле Мәскәү – киң күңелле күршеләр шәһәре» проектын гамәлгә ашыру һәм Пионерлар сараенда узган Татар мәдәнияте көннәре турында хисап тоткан. Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев Г.Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу турында мәгълүмат бирде һәм автономинең секретарь-референты Зөлфирә Ильясовага герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан истәлек медале тапшырган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев