Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеге һәм хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Кукмаралылар узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган өченче чакырылыш район Советының утырышында бүләкләнде.

Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган өченче чакырылыш район Советының утырышында Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеге һәм хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Утырышта бүләкләнүчеләр:

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә район башлыгы Сергей  Димитриевка – Кукмара муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен республиканың “Фидакарь хезмәт өчен” медале,

күппрофильле лицей директоры Любовь Камаловага – мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медале,

“Восток” җәмгыятенең ветеринария табибы Радик Герасимовка – республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем,

Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының бозау караучысы Фурия Закировага, “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативның сыер савучысы Рузания Галләмоваларга – “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем,

Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш инженеры Ринат Кәримуллинга, “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте механизаторы Рафыйк Шакировларга – республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем,

район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Шәрәфиевага – республиканың дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем,

“Кукмор-Транс” җәмгыятенең автобус йөртүчесе Хаммат Фатыйховка – транспорт чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
 

фото: Фәниль Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk