Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Роза Гыйльфанова: Киленебезгә өч медаль бирерлек

Шулай каршы алды безне Фәнзиләнең кайнанасы Роза апа.

Ел саен Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү уздыра. Быел әлеге чарага Вахит авылыннан Нурия һәм Нәфыйк Хөсәиновлар, Фәнзилә белән Айрат Гыйльфановлар гаиләсе дә чакыру алган. Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен Президент Фәнзилә Гыйльфановага «Ана даны - Материнская слава» медален тапшырган.

«Безнең киленгә бер түгел, өч медаль бирерлек», - дип каршы алды безне Фәнзиләнең кайнанасы Роза апа. Әлеге гаилә – өлкәннәр белән яшьләрнең килешеп, бер-берсен аңлап яшәвенең матур бер өлгесе. 

- Килен белән әниле-кызлы булып гомер итәбез, ул кунакка гына китсә дә сагынып көтеп торам, - диде Роза апа. – Балалардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый, өй бала-чага тавышыннан гөрләп торса, бигрәк тә  күңелле бит ул.

Алар үзләре дә Минневакыйф абый белән өч бала тәрбияләп үстергән. Әмма бер уллары фаҗигале рәвештә вафат булган, ә кызлары гаиләсе белән Вахит авылында гомер кичерә икән.

Фәнзилә исә - Зур Кукмара авылы кызы. Шулай ук ишле гаиләдә туып-үскән. Кызганыч, берничә ел әнисе якыннарын калдырып бакыйлыкка күчкән. 

Айрат белән Фәнзиләне Кукмара таныштыра. Кызның кибеттә эшләп йөргән чагы була, ә егет әлеге сату ноктасына товарга керә. Шуннан соң әллә ни озак очрашып йөрми генә кавышып та куялар. Шул көннән гомер сиздерми генә ага да ага, кояш белән бергә торсак та, кич җиткәнен сизми дә калабыз, ди Гыйльфановлар. Аларның быел бергә тормыш корып яшәүләренә 19 ел. Олы кызлары Алинәгә - 18, Гөлинәгә - 17, Мәдинәгә - 12, игезәкләре Аяз белән Фаязга 6 яшь тулган. 

Республика күләмендә узган семинар кунакларын үзендә кабул иткән, искиткеч купшы, ике катлы йортның һәр почмагында хуҗаларның тырышлыгы, уңганлыгы сизелеп тора. Кулыннан гөлләр тама, дигән гыйбарә нәкъ менә Айрат турында әйтелгән, диярсең.

- Йортка бер җиһазны да сатып алганыбыз юк. Өстәл, урындык, диван, баскычлар – барысы да иремнең хезмәт җимеше. Күз тимәсен, бик булдыра, - диде Фәнзилә, тормыш иптәшен мактап. – Бакчада озак еллар әби-бабайлардан калган, бик юан имән агачы үсте. Авыр дип, инде аннан куркып тора идек. Шуны кисеп, үзенең пилорамасында ярдырып, кухня гарнитуры ясады. Ут, су кертә, кирпеч сала, кирәк икән, кием-салым, челтәрләрне дә бөгеп, тегеп бирә. Шуңа күрә бер тик торганы юк, таныш-белешләр арасында да эш табылып тора.

Ә Фәнзиләнең көне исә йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр белән уза. Абзарда биш сыер, бозаулар тезелеп тора, кош-кортлар да бар, нинди яшелчә кирәк, бакчаларында барын да үстерәләр. Безнең кечкенә генә «хуҗалыгыбызда» һәркемгә эш җитәрлек, ди хуҗалар. Яңа танышларыбызның тырышлыгына сокланып кайттык. Быел өч йөздән артык бройлер чебие алып эшкәртеп, туңдыргычларга тутырып куйдык, дип шаккаттырдылар. Кызлар белән бергә көнгә егерме биш-утызарны чистарттык, бергә-бергә эшләгәндә хезмәтнең  авырлыгын сизми дә каласың, диделәр. 

Гыйльфановлар гаиләсендә көн иртәнге сәгать дүрттә башлана. Роза апа бер сыерларын кул белән, ә калган дүртесен Фәнзилә аппарат ярдәмендә сава. Сөтне исә җыючыларга тапшырмыйлар, үзләре эшкәртәләр: эремчек, каймак, катык һәм башкасын ясыйлар. Рәхәтләнеп эшлибез дә рәхәтләнеп ашыйбыз, дип елмаялар. «Авыл җирендә эш тавык чүпләп бетермәслек. Шуңа күрә киленгә әз булса да ярдәм итәргә тырышам», - диде кайнана. Роза апаның сүзләренә караганда, малларны электән күпләп асраганнар.

- Мин фермада сыер саудым, бозау карадым, ә Минневакыйф абыегыз  башта тракторчы, аннан  балта остасы булып хезмәт куйды. Икебез дә иртә-кич хуҗалык эшендә булсак та, өчәр сыер асрап көн күрдек. Терлекләрне яратам мин, «җаныкайларым» гына дип торам. Ул вакытта фермада эш бик авыр булды: сыерларга иллешәр көянтә-чиләк өстәмә азык ташыдык, сөт бидоннарын да күтәрә идек, - диде Роза апа. – Авыл җирендә мул, җитеш тормышта яшәргә була, бары тик иренмәскә генә кирәк. Балаларны да тик тотмадык, кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт тәрбиясендә үстеләр, без эштән кайтышка кыз сыерларны савып куя иде.

Хәзер оныклары да шул үрнәктә тәрбияләнә. Алар - әби-бабай, әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.

- Бирегә килен булып төшкән вакытта сыер сава белми идем, барысына да өйрәнергә туры килде. Хәзер миңа булышырга кызларым үсеп җитте. «Әни, нәрсә пешерик?» – дип кенә торалар. Сөт аерту олы кызга йөкләнгән, сепаратны үзе кора, аннан сүтеп юып куя. Икенчесе кичкә ашарга пешерә, ә кечкенәсе энекәшләрен карый. Моңа кадәр йөзгә кызыллык китергәннәре булмады, әйбәт укыйлар, моннан соң да алар өчен сөенеп торырга язсын. Биш бала дип әйткәндә генә күп шикелле ул, ә үстергәндә сизелми дә. Кызларның икесе Казанда белем ала, алар киткәч, өйләр бушап калган кебек тоела. Малайларны балалар бакчасына илтеп куйгач, тагын бер тынлык урнаша, - диде Фәнзилә. 

- Игезәкләр туасын белгәч, ничек сөенгәннәремне күрсәгез, үз гомеремдә шулай шатланганым юк иде, - дип сүзгә кушыла Роза апа. – Килен дәваханәдән кайткан да өйгә кермичә ишек төбендә басып тора. «Кызым, ник кермисең?» - димен. «Әни, миңа игезәк була, дип әйттеләр бит», - ди куркып кына. «Һай Фәнзилә җаным, Аллаһының мең рәхмәте яусын, әйдә, өйгә кер, игезәк балалар – минем хыялым бит ул», - дидем. 

Президент белән очрашу Гыйльфановлар күңелендә якты хатирәләр калдырган. 

- Шундый җирдә кунак булырбыз дип күз алдына китермәгән идек, - диде Фәнзилә. – Ул көнне телефоныбыз тынып тормады, бик күп котлаулар кабул иттек. Хәтта Айратның Башкортостанда яшәүче, бергә хезмәт иткән иптәшләре дә шалтыратты. Зурлаганнары, хөрмәтләгәннәре өчен республика, район, социаль яклау бүлеге җитәкчелегенә, башкалага алып барган шофер Рафаэль абыйга зур рәхмәт.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk