Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Котлыйбыз!


Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицее директоры Камалова Любовь Степановна Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.  

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш инженеры Кәримуллин Ринат Нәкыйп улына, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Шакирова Лилия Рәфкать кызына, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Шамеева Рәсимә Хәлим кызына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Республикада дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының “Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе” муниципаль учреждениесе башлыгы урынбасары Шәрәфиева Светлана Павловнага “Татарстан Республикасының атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk