Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пчеловодта яшәүче Анна апа Захарова 90 яшьлеген билгеләп үтте

Юбилярның 14 оныгы, 26 оныкчыгы бар, шулай ук аңа ике оныгының да сабыен сөяргә насыйп булган.

Кукмара районының Пчеловод авылында гомер кичерүче Захарова Анна Павловнага 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлап, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Село Чура авыл җирлеге башлыгы Виталий Андреев, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярга үзләренең котлауларын ирештерделәр.

Анна апа гомере буе күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куйган. Ул бүгенге көндә биш баласының кадер-хөрмәтен күреп, улы Борис абый гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Юбилярның 14 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Шулай ук аңа ике оныгының да сабыен сөяргә насыйп булган.

«Бик хөрмәтлисез, барыгызга да рәхмәтем зур. Исән-сау булыгыз, эшләрегез уң булсын», - дип үзенең рәхмәтләрен җиткерде Анна апа.

Без дә үз чиратыбызда Анна Павловнаны юбилее белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk