Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өркеш, Ятмас-Дусай, Нырты җирлекләрендә халык белән очрашулар үткәрелде

“Халыкның активлыгы булмаса, демографик хәл яхшырмаса, авылларның киләчәге юк”, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Бүген Өркеш, Ятмас-Дусай, Нырты җирлекләрендә халык белән очрашулар үткәрелде. Җыеннарда авылларда социаль проблемаларның хәл ителеше, үзмәшгульлекне, эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләшенде.

Авылларны саклап калу өчен, шушы юнәлешләрнең нәтиҗәле эшләве кирәк. Әлеге төбәктә халыкның активлыгын көчәйтү, эшмәкәрлекне җәелдерү бурычы куелды, халык үзен борчыган сорауларны җиткерде.

- Авылларда яшәү өчен шартлар бар. Халыкның активлыгы булмаса, демографик хәл яхшырмаса, авылларның киләчәге юк. Аны саклау үз кулыбызда, резервлар зур, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk