Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Өлкәннәр көне уңаеннан “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов , авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтаховлар кирәкле азык-төлек тутырылган пакет өләштеләр

Безне - өлкәннәрне шулай олылаулары өчен барчасына да олы ихтирамыбызны җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтаховлар  ике килограмм тәмле сыер мае, кирәкле азык-төлек тутырылган пакет өләштеләр. Алар безне ел саен искә алалар, онытмыйлар, һәрдаим сөендереп торалар. Быел исә авылыбызның имам-хатыйбы Хәкимҗан хәзрәт белән аның ярдәмчесе Илнат тырышлыгы нәтиҗәсендә мәчеттән дә бәйрәм күчтәнәчләре бирделәр. Көн дә мәчетебездә моңлы азан тавышы яңгырый, менә тиздән мәдрәсә дә үзенең ишекләрен ачар. Безне - өлкәннәрне шулай олылаулары өчен барчасына да олы ихтирамыбызны җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.
Каенсар авылы халкы исеменнән Кәүсәрия САБИРҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk