Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әниләр көне уңаеннан Кукмара балалар тудыру йортында тантана узды

Әти-әниләргә һәм аларның сабыйларына истәлек бүләкләре тапшырылды

Әниләр көне уңаеннан Кукмараның бала тудыру йортында шатлыклы вакыйга булды. Тантаналы төстә яңа туган сабыйларны әниләре белән өйләренә чыгардылар. Бәхетле әти-әниләр: Альбина һәм Илнур Вахитовлар, Олеся һәм Дмитрий Исламовлар.

Яшь әти-әниләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Латыйпова, ветераннар советы рәисе Валентин Иванов һәм башкалар котлады.

-Балалар ул – бәхет кенә түгел, зур җаваплылык та. Без пар канатым Олеся белән Данил һәм Денис исемле ике ул үстерәбез. Күптән түгел көтеп алган кызыбыз туды. Бүген зур, татау гаиләбез белән кызыбызны һәм әниебезне каршы алырга килдек, - ди бәхетле әти Дмитрий.

Әти-әниләргә һәм аларның сабыйларына истәлек бүләкләре тапшырылды.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk