Лубян урман-техника көллияте студенты “Үсмер” конкурсында 3 урын яулады
Ул 15 көндәше белән ярышты
Мәскәү өлкәсендәге “Кояшлы алан” пансионаты базасында “Үсмер” дип исемләнгән XV Бөтенроссия урман конкурсы үткәрелде. Биредә Татарстан данын Лубян урман-техника көллиятенең 3 курс студенты Сергей Парамонов яклады. Ул 15 көндәше белән ярышып, “Урман тармагының һөнәри белем бирү оешмалары студентларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше” номинациясендә 3 урынны яулады. Студентның фәнни җитәкчесе – Юлия Галиева.
фото: minleshoz.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев