Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубян урман-техник көллияте студентлары конкурска 20гә якын оригиналь сыерчык оясы ясаганнар

Сыерчык ояларын бәяләгәндә жюри аеруча бизәлешенә һәм сыйфатына игътибар иткән.

Табигать кочагында утырган Лубян җирлеге дә, яз җиткәч, кошлар тавышына күмелә. Шуңа күрә биредә бер елны да канатлы дусларыбызны игътибарсыз калдырмыйлар. Быел да февраль ахырында ук урман-техник көллияттә «Экопроект» кысаларында «Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсы игълан ителгән. Тиз арада укучылар фантазияләрен эшкә дә җиккәннәр. Көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинованың сүзләренә караганда, бәйгегә барлыгы егермегә якын оя тәкъдим ителгән.

«Конкурста һәркем катнаша алды. Аңа йомгак ясаганда ояларның үзенчәлеклеге, бизәлеше һәм, әлбәттә, башкарылган эшнең сыйфаты исәпкә алынып, “Иң үзенчәлекле сыерчык оясы”, “Иң матур сыерчык оясы” һәм “Иң уңайлы сыерчык оясы” кебек номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды. Сыерчык оялары арасында ТАССРның – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланганнары, тал чыбыгыннан, картон һәм башка материаллардан ясалганнары бар иде. Катнашучыларның барысына да рәхмәт, булдырганнар», - диде ул.

Сыерчык оялары арасында, чыннан да, әкияти курчак өе кебекләре дә, гади генә ясалганнары да урын алган. Әмма аларның барысы да игътибарга лаек, чөнки укучыларның тырыш хезмәте, кул җылысы белән эшләнгән. Хәзерге вакытта бу оялар Лубян урман-техник көллияте территориясенә эленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk