Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиясендә үрнәк укытучы Рузилә Минһаҗева истәлегенә күчерелмә стенд ачылды

Остазны искә алырга аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары килде.

Кукмараның Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназиясендә «Яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда хәрби-патриотик тәрбия чаралары» дигән темага район директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары семинары узды. 

Чара гимназиядә күп еллар балаларга белем биргән үрнәк укытучы Рузилә Минһаҗева истәлегенә багышланган иде, аның хөрмәтенә күчерелмә стенд ачылды. Остазны искә алырга аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары килде. 

Тумышы белән Сәрдекбаш авылыннан булган Рузилә Минһаҗева гомеренең 28 елын укытучы һөнәренә багышлый. Казан дәүләт педогогика институтын тәмамлагач, 1973 елда Сәрдекбаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Анда бер ел эшләгәннән соң, Кукмараның беренче урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә. Эшләү дәверендә коллективта да, балалар арасында да олы йөрәкле, нечкә күңелле, ярдәмчел шәхес булып таныла. 

— Әниебез үзенең хезмәтенә гомере буе тугрылыклы иде. Укытучы булуына беркайчан да үкенмәде, кабат тормышны башласам да, шушы һөнәрне сайлар идем, ди иде. Аның тормыш девизы — намуска тап төшермәү, нинди генә сынаулар килсә дә, сынмау, сыгылмау. Ул шушы максатына иреште дип уйлыйм. Балалар, ата-аналар аны бик нык хөрмәт итте. Һәр укучының яраткан укытучысы булды, — дип искә алды кызы Ләйсән Шәмсетдинова. 

Рузилә Минһаҗева башлангыч сыйныфларны укытканда яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләр өчен "икенче әни«гә әверелә. Аларның беренче ясаган рәсемнәренә кадәр җыеп бара, очрашуга килгәч, үзләренә тарата. Әти-әниләр, балалар белән курчак театры оештыралар, аларга киемнәр тегеп, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә чыгыш ясыйлар. 

1986 елда Рузилә Нотфулла кызы тарих фәнен укыта башлый. Ул чорда һәр пионер отряды герой исемен йөртә. Остаз җитәкләгән сыйныф та герой-пионер Марат Казей исемендә була. Балалар белән берлектә аның апасы Ариандна Ивановнаны эзләп табалар, хат алышып, посылкалар сала торган булалар. Әлеге вакыйгаларның шаһиты Зөбәйдә Хәбибуллина болай дип искә алды. 

— Бервакыт күрешкәч, «Ариандна Ивановнага җибәрергә дип, ак мамык шәл алдым әле. Шәл янына хат язып тыктым. Анда: „Бүләгем белән сезне үпкәләтергә теләмим. Чын күңелемнән алган бу шәл сезгә әниегез, балаларыгыз таратасы җылыны биреп торсын“, — дип яздым». Ул шулхәтле самими, ярдәмчел кеше иде. Укучыларында да әлеге сыйфатларны тәрбияләргә омтылды, — диде ул. 

Рузилә Минһаҗеваның акыллы киңәшләре бергә эшләгән хезмәттәшләре тормышында да эзсез югалмый. Нәзирә Миннемуллина, 1984 елда уку йортын тәмамлап, беренче мәктәпкә яшь белгеч буларак эшкә килә. 

— Укытучылар бүлмәсенә аяк очына гына басып керәм, чөнки үземне укыткан укытучылар эшли. Бик зур җаваплылык белән, куркып кына эшкә тотындым. Беренче сыйныфны Рузилә апада укыган, 29 балалы сыйныфны бирделәр. Шушы вакытта аның биргән алтын киңәшләре миңа гомер буена җитте. Беренче очрашуда ук күңелемә илаһи бер зат булып кереп калды ул. Аның янында усал да, начар да була алмыйсың, бөтен ачуларың эреп юкка чыга, — диде ул. 
Остаз эшләү дәверендә укучылары белән бергә мәктәп, район тарихы буенча берничә томнан торган альбом туплыйлар, мәктәптә төрле түгәрәкләр оештыра, Алабуга балалар йортына, картлар йортына ярдәм җыюда катнашалар. Ярдәмне ата-аналар акчасына түгел, ә балалар белән курчак театрлары, спектакльләр куйган акчага оештыралар. Мәктәп музеен булдыруда да аның өлеше зур. 

Рузилә Минһаҗеваның хезмәте район мәгариф идарәсе, Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев