Кукмаралылар "Этномириада" фестиваль-конкурсында катнашты
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар "Этномириада" фестиваль-конкурсында катнашты

Алар төрле номинациядә призлы урыннар яуладылар

Казан дәүләт мәдәният институтында "Этномириада" халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгате иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Кукмаралылар әлеге фестивальдә катнашты. “Милли җыр” номинациясендә Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары Яна Трисова, Айзат Галимуллин, Мәдинә Хәсәнова, музыка мәктәбе укытучысы, Вахит мәдәният йорты культоештыручысы Нияз Кәримуллин – икенче, "Сандугач" балалар ансамбле өченче дәрәҗә лауреат, Әсхәт Багитов - беренче, Гөлмәрьям Хәсәнова өченче дәрәҗә дипломант булдылар. "Халык биюләре" номинациясендә 4 урта мәктәпнең "Дуслык" ансамбле, Вахит мәдәният йортының "Тургай” бию төркеме өченче дәрәҗә лауреат, “Фольклор ансамбльләр” номинациясендә Поч.Сутерның "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле "Гран-При"га ия булды.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев