Кукмаралылар “Добрые традиции” фестиваленнән дипломнар белән кайттылар
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар “Добрые традиции” фестиваленнән дипломнар белән кайттылар

Питрәч районы, Шәле авылында төбәкара “Добрые традиции” балалар һәм яшьләр сәнгате фестиваль-конкурсы узды.

Әлеге бәйгедә вокал-соло номинациясендә Ралия Мифтахетдинова - беренче дәрәҗә дипломант, “Җыр ансамбльләре” номинациясендә Кукмара балалар музыка мәктәбе һәм район Мәдәният йортында эшләп килүче балалар ансамбле – икенче, район Мәдәният йортыннан “Бусинки” ансамбле - өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Нияз Каримуллин “Вокал-соло” һәм “Авторлык әсәрләре” номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев