Кукмарадан 12 кызчык «Мини-мисс Татарстан» конкурсының район турында көч сынашты
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан 12 кызчык «Мини-мисс Татарстан» конкурсының район турында көч сынашты

Кызлар үзләренең матурлыкларын гына түгел, талантларын да күрсәтте.

Районыбызда үткәрелгән «Мини-мисс Татарстан» конкурсында көч сынашкан 12 яшькә кадәрге 12 кызчык та хатын-кызларга хас гүзәл сыйфатларны инде кечкенәдән үзләштерә башлауларын күрсәтте. 

Ә беренчелекне Илвина Руфина яулады. Ул беренче гимназиянең икенче сыйныфында белем ала, музыка мәктәбенең «Сандугач» ансамбленә йөри.

Кызчык инде балалар бакчасыннан ук сәхнәдә: җырлый, бии, шигырьләр сөйли. 4 яшендә ул «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә лауреат булган иде. Быел Илвина «Татар кызчыгы» конкурсының район турында да җиңү яулады.
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев