Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Татар кызчыгы-2022» һәм «Татар малае-2022»не сайладылар

Быел бәйгеләре нигезләмәсенә яңа шарт буларак, «Оста кулда һөнәр бар» исемле мастер-класс этаплары кертелде.

Балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы уңган, җитез, нәни куллы татар кызчыклары пешергән кыстыбый һәм өчпочмак тәме әле дә авызда тора.

Быел «Татар кызчыгы-2022» һәм  «Татар малае-2022» бәйгеләре нигезләмәсенә яңа шарт буларак, «Оста кулда һөнәр бар» исемле мастер-класс этаплары кертелде. Шул форсаттан Кукмараның «Чәй йорты»нда кыз балалар халык ашларын пешереп күрсәтте, ә «Галактика» балалар иҗат үзәгендә шул яшьтәгечә малайлар тактага кадак кагу буенча ярышты. 

«Мин - татар кызы Камилә Вәлиева, миңа биш яшь. Бүген кыстыбый пешерәм. Мине әнием өйрәтте», - диде «Кыңгырау» балалар бакчасыннан килгән иң яшь катнашучы. 

Камыр җәйгәндә берсеннән-берсе уздырып эшләүче, борын, авыз кырыйлары онга буялган кызчыкларны сокланып, елмаеп күзәттек. Җанатарлар булып килгән әниләрнең кайсы: «Тукта инде, җитәр, бәлеш камыры җәймисең бит», - дип тә куйгалады. Ә бер кызчыкның камыры җәелми дә җәелми. Баксаң, аңа камырның кечкенәрәк кисәге эләккән икән.

Камыр җәю эшен тәмамлагач, оештыручы апалары өчпочмакка, кыстыбыйларга әзер эчлек чыгардылар, кыстыбый камырларын пешерергә ярдәм иттеләр. Кукмара гимназиясеннән килгән Илвина Руфинаның өчпочмак бөгү осталыгына сокланып тордык. Әлеге осталыкка дәү әнисе Нурия Закирова өйрәткән икән. Күз ачып йомганчы, өчпочмаклар мичкә кереп китте, кыстыбыйлар да майланды. Ризыклар пешкән арада энә саплау эшендә дә сынатмады кызлар.

Бәйгенең әлеге өлешендә катнашкан малайлар да бик оста булып чыкты. Алар өйдә әтиләренең чын ярдәмчеләре булуларын исбат итте, тырышып кадак кагып күрсәтте.

Финал өлешендә балалар бакчасыннан җиде кыз, җиде малай, башлангыч сыйныфлардан алты кыз, биш малай традицион милли киемнәрдә чыгыш ясады. Бәйгедә балалар үз исеменең мәгънәсе, шәҗәрәсе, нәселе турында сөйләде, сәнгать номерлары тәкъдим итте, назлы бишек җырларын башкарды, блиц-сораштыруда катнашып, зирәклеген күрсәтте. 

Бәйгеләрдә күңелгә җылы шатлык хисләре өстәгәне ул баланың үз-үзен тотышы, осталыгы булды. Чөнки өйдә әти-әнисенә ярдәм итеп үсмәгән бала бәйгегә килеп кенә ризык та әзерли алмый, туры итеп кадак та кага алмый. Барысы да өйдәге тәрбиядән килә. 

«Татар кызчыгы-2022» бәйгесендә җиңүче дип башлангыч сыйныф укучылары арасында Кукмара гимназиясеннән Илвина Руфина, мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында Янил урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменнән Гөлия Шакирова танылды.

«Татар малае-2022» бәйгесендә исә башлангыч сыйныф укучылары арасында Ядегәр урта мәктәбеннән Нәфис Рәхимовка, мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында Кукмараның “Салават күпере” балалар бакчасыннан Даниил Гыйльфановка тиңнәр булмады.


 
«Бүгенге көндә районыбызның балалар бакчаларында, Кукмара һәм Зур Сәрдек гимназияләрендә милли тәрбиягә зур игътибар бирелә, күркәм генә “Ак калфак” оешмалары эшләп килә. Кызганычка каршы, калган мәктәпләрдә әлеге эш тиешенчә оешып китә алмый әле. Бәйгегә килгәндә, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары да катнаша. Моннан тыш, керәшен, удмурт балалары да татар мәдәниятен өйрәнеп, матур чыгышлар ясый. Бу, үз чиратында, районыбызда яшәүче милләтләрнең дуслыгына тагын бер ишарә булып тора», - диде районыбызның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны», Руслан Мөбарәкшин/ «КукмараТВ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk