Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада снарядка охшаган җайланма табылган: тикшерү эшләре бара

Хәзерге вакытта «Радмир» сәүдә үзәге белән янгын сүндерү часте биналары арасындагы участокка кешеләр дә, машиналар да кертелми.

Кукмара районы кешесе бүген металл эзләү җайланмасы белән янгын сүндерү часте бинасы артындагы территориядә йөргән вакытта снарядка охшаган җайланмага тап була. Ул бу турыда иртәнге сәгать 7.15тә Кукмара янгын сүндерү частена кереп әйтә. Алар исә үз чиратларында бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәләр.

Хәзерге вакытта «Радмир» сәүдә үзәге белән янгын сүндерү часте биналары арасындагы участокка кешеләр дә, машиналар да кертелми.

Тикшерү эшләре бара, дип җавап бирде журналистның соравына Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.  

Фото район эчке эшләр бүлегеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk