Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада салют һәм фейерверклар аттыру өчен ике махсус мәйданчык билгеләнде

Теләсә кайда пиротехник җайланмалар кулланучылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар, административ җәзага тартылып, 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Хәтерлисездер: моннан берничә ел элек кыш җитү белән бар җирдә «шарт-шорт» итеп петарда шартлаган тавыш ишетелә иде. Аның белән уйнаучы малай-шалайларны күргәч, куркудан йөрәкнең кысылып куюы һаман истә. Шөкер, әлеге мавыгудан «ләззәт» алучылар хәзер шактый кимеде. Аның каравы, тормышыбызга салют, фейерверклар модасы килеп керде. Туган көнме, туй яисә башка төр мәҗлесме – күпләр үзләренең бәйрәмен пиротехник җайланмалар ярдәмендә истә калдырырга тырыша.

«Бер яхшының – бер яманы, диләр бит. Петарда, хлопушка, фейерверклар күп вакыт аяныч хәлләргә дә китерергә мөмкин. Билгеле булганча, фейерверкларның 75 проценты безнең илгә Кытайдан кертелә. Пиротехник эшләнмәләрнең күбесе гомумроссия товар стандартларына, иминлек таләпләренә туры килми, сыйфатлары начар. Белешмә язуында күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгәндә кешенең йөзенә, күзләренә зыян килергә, куллар, бармаклар пешәргә мөмкин. Узган ел республикада мондый төр шартлаткычлардан 14 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Куллану кагыйдәләрен бозу яисә файдалану вакыты чыккан пиротехника куллану нәтиҗәсендә янгын чыгуы да ихтимал», - ди Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Нурфат Яппаров.  

Пиротехник эшләнмәләрне кесәгә салырга, сүтеп карарга, җылыту приборлары янына якын китерергә, батареяларда киптерергә, кулланганда кешеләргә таба юнәлтергә һәм йорт хайваннары өстенә ташларга ярамый. Шулай ук 18 яшькә кадәрге балаларга да петарда, фейерверк, хлопушкалардан файдалану тыела.

Нурфат Яппаров сүзләренә караганда, Кукмарада салют һәм фейерверклар аттыру өчен ике махсус мәйданчык билгеләнде. Аның берсе – шәһәрнең Спорт урамындагы, ә икенчесе – Майская урамындагы стадионда. Янгынга каршы режим чорында теләсә кайда пиротехник җайланмалар кулланучылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар, административ җәзага тартылып,  2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Бу – мөһим!

  •  Салют һәм фейерверкларны бары тик рәсми сәүдә урыннарында, товар билгесе булган очракта гына сатып алырга кирәк.
  •  Эшләнмәнең инструкциясе, җитештерүченең яисә күпләп сатучының адрес, телефоннары булуга игътибар итү мөһим.
  •  Капта дымлы һәм ертылган урыннар булырга тиеш түгел.
  •  Пиротехниканы махсус билгеләнгән урында гына аттырырга, фейерверкларның ракетасын бары тик вертикаль рәвештә генә тотарга кирәк.


Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев