Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән "Ләйсән" бакчасы ачылды

Бакчага район башлыгы Сергей Димитриевтан 200 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырылды.

Кукмарада бүген сөенечле вакыйга булды – капиталь төзекләндерелгән “Ләйсән” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, “Домострой” төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиевлар чыгыш ясады. Бакчага район башлыгы Сергей Димитриевтан 200 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырылды.

- Бүген бик матур, бакча үзенең икенче яшьлеген билгеләп үткән көн. Ремонтка бик күп хезмәт керде. Алга таба булган мөмкинлекләрдән уңышлы файдаланырга, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләргә язсын, - диде Равия Каримуллина.

1995 елда төзелгән бина инде шактый искергән булган. Төзүчеләр исә аңа яңа сулыш өргәннәр. Төзелеш эшләре республика программасы кысаларында башкарылган һәм ул 25,4 миллион сумга төшкән.

Бүгенге көндә бакчада 6 төркем эшли, аларда 131 сабый тәрбияләнә.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk