Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада интернет аша телефон сату белән шөгыльләнгән мошенник хатын-кыз хөкем ителгән

Әлеге хатын-кыз элегрәк тә шундый ук җинаять кылган өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Кукмарада интернет аша телефон сату белән шөгыльләнгән мошенник хатын-кыз хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

«Судта ачыкланганча, узган елның 5 апреленнән 6 апреленә кадәр 26 яшьлек ханым, белдерүләр сайтына телефон сату турында игълан урнаштырып, балигъ булмаган зыян күрүченең 9 мең сум күләмендә акчасын урлый», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Элегрәк тә ул шундый гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Хатын үз гаебен танып, зыянны тулысынча каплаган.

Суд гаеплене ирегеннән мәхрүм итеп, җиде айга колония–поселениегә билгеләгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев