Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ГТО нормалары тапшыру өчен мәйданчыкка җиһазлар кайтачак

Мәйданчык “Зилант” спорт мәктәбе артында урнаштырылачак

"Демография" илкүләм проекты кысаларында Кукмарада “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексына әзерлек йөзеннән кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен спорт-технологик җайланмалар сатып алу каралган.

-Мәйданчык “Зилант” спорт мәктәбе артында урнаштырылачак. Аның зурлыгы 27x11,5 метрны тәшкил итә. Биредә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту, халыкны массакүләм спортка тарту өчен 32 төр спорт җайланмасы урнаштыру планлаштырыла, - дип хәбәр итте район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов. – Районда бүгенге көндә 28 универсаль спорт мәйданчыгы уңышлы гына эшләп килә. Шушы көннәрдә Түбән Үрәс һәм Урта Комарда баскетбол һәм волейбол мәйданчыклар ачылды. Киләсе елга Күкшел һәм Березняк авылларында да әнә шундый корылмалар төзеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев