Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада ел башыннан бирле яңа туган игезәкләрнең өченче пары теркәлде

    Сабыйлар ноябрь аенда Илназ һәм Гүзәл Гарифуллиннар гаиләсендә дөньяга килде.

    Кукмарада ел башыннан бирле яңа туган игезәкләрнең өченче пары теркәлде. Сабыйлар ноябрь аенда Манзарас авылыннан Илназ һәм Гүзәл Гарифуллиннар гаиләсендә дөньяга килде. Бу хакта Кукмара районының ЗАГС бүлеге хәбәр итә.

    Бәхетле әти-әниләр сабыйларга Илдан һәм Динә дип исем кушканнар.

    ЗАГС бүлегендә Гарифуллиннар гаиләсен игезәк балалары дөньяга аваз салу белән котладылар, яңа гаилә әгъзаларының туу турында таныклыкларын, шулай ук истәлек бүләкләре тапшырдылар.

    Реклама

    фото: https://www.instagram.com/zags.kukmor/

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: