Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 40 яшьлек ир административ күзәтчелек таләпләрен бозган өчен гаепләнә

Гаепләнүче берничә тапкыр суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне бозган.

Кукмара районы прокуратурасы 40 яшьлек, элегрәк хөкем ителгән район кешесенә карата билгеләнгән җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 314.1 маддәсе 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүчегә карата административ күзәтчелек билгеләнгән булган, ул суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне бозган. Әйтик, ир кеше 2020 елның июнендә һәм 2021 елның маенда ике тапкыр төнге вакытларда торак йорттан тыш булырга тиеш түгел дигән чикләүне бозган.

2021 елның августында гаепләнүче төнлә исерткеч эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урынында була.

Ул үз гаебен таныган.

Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелгән.

Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев