Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм аның улы янгында пешкән

Село Чура авылында шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары яна.

Кукмара районыннан өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм аның улы янгын вакытында пешкән. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.

22 июньдә, сәгать 5.28дә районының 117нче янгын-коткару частендә Кукмара районының Село Чура авылы, Комсомол урамындагы шәхси йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йорт һәм ишегалды корылмалары яна торган була.

Подразделение хезмәткәрләрен күршеләре каршы ала һәм торак йорт эчендә беркем дә булмавын хәбәр итә. Йорт хуҗасы өйдән үзе чыга, аннары 88 яшьлек өлкән әнисен алып чыга.

Янгын нәтиҗәсендә 210 квадрат метр мәйданда торак йорт һәм ишегалды корылмалары кара күмергә әйләнә. Өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм аның 1961 елгы улы төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә.

фото: районының 117нче янгын-коткару частеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk