Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан биш кеше Казанда чыккан янгында һәлак булган

Тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Кичә Казанда булган янгыннан соң биш кешенең мәете табыла. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш Идарәсе пресса хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Янгын Казанның Киров районында Адмиралтейская бистәсе буенча 13нче йорт каршындагы ике катлы бинада килеп чыга. Хәбәр 112 Бердәм хезмәтләр номерына сәгать 3.55тә килеп ирешә. Янгынны сүндергән вакытта биш ир-атның мәете табыла.

«Хезмәт даны» газетасына шәхси чыганактан билгеле булганча, һәлак булучыларның барысы да Кукмара районы кешеләре. Якынча фаразлар буенча янгын сәбәбе - төзек хәлдә булмаган электр чыбыклары. Тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk