Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Айнур Галимҗанов ярышларда Россия, Татарстан чемпионнарын җиңә

Быел гына да сигез ярышта катнашып, һәркайсында үз үлчәү авырлыгында җиңүгә ирешкән ул

Спорт белән әллә ни кызыксынганым булмаса да, Адай авылы егете, милли көрәш остасы Айнур Галимҗанов турында ишетеп беләм. Ирешкәннәре белән мактанып йөрүчеләрдән түгел, артык тыйнак, диләр аның турында. Югыйсә, өй стеналары тулы дипломнары, алтмышлап медальләре тезелгән, аларның күбесе 1нче урын яулаган өчен икән.

Быел гына да сигез ярышта катнашып, һәркайсында үз үлчәү авырлыгында җиңүгә ирешкән ул. Казанда Россия беренчелегенә үткәрелгән бәйге – иң истәлеклесе, мөгаен. Ә менә Зәйдә үткән            республика турнирында егет үзеннән 10 килограммга авыррак көндәшен егып салган. Моннан тыш, Актанышта Минтимер Шәймиев призына, Теләчедә Салават кубогына, “Сабантуй” журналы призына, Кукмарада  үткән республика турнирларында бил алышкан. Егет әле спортның башка төрләрен дә чит итми, ярышларга йөри, хоккей буенча күрше-тирә авыл командалары егетләре арасында иң яхшы саклаучы да икән.

- Дәресләрең каладыр бит, өлгерешең ничек? - дип сорыйм.

Айнур укуын да аксатмый, “төпле ударник” икән. Болай булгач, быел  төп дәүләт имтиханнарын уңышлы бирер, дигән ышаныч бар. Әнә бит ГТО нормаларын да алтын күкрәк билгесенә тапшырган.

 

Тырыш, максатчан егетнең спортка тартылуы нидән башланган соң? Моның сере бик гади: спорт сөючән гаиләдә тәрбияләнә ул. Әтисе Газинур кечкенәдән көрәшеп үскән, әмма җырга-моңга сәләте өстенлек алып, сәнгатьне сайлаган. Озак еллар буе авыл клубы мөдире булып эшләгән, төрле концертларда чыгыш ясаган,  “Татар эстрадасы-89” Бөтенсоюз смотрында дипломант исеменә лаек булган. Әнисе Рәмилә - Татар Толлысы кызы, фельдшер дипломы алганнан соң, бирегә эшкә җибәрелгән. Хәзер кибеттә сатучы булып хезмәт куйса да, медицина ярдәме сорап килгән авыл кешеләренең гозерен кире какмый икән. Моннан тыш, кул көрәше белән мавыга, күрше-тирә авыл Сабантуйларында аңа тиңнәр юк, ди. Олы уллары Фәнзил, әйтерсең, әтисенең язмышын кабатлый: җыр сәнгатен ярата, аңарчы клубта көрәш секциясендә бил алышып үскән. Айнур да алты яшеннән әлеге секциягә йөри башлаган, Сабантуйларда көрәшкән. Остазлары да тәҗрибәле шул: милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры, спорт мастеры Нуретдин Зыятдинов.

- Нуретдинга бик рәхмәтле без, - ди малайларның әтисе Газинур. – Үз өстенә зур җаваплылык алып, балаларны ярышларга йөртте. Айнурга әле җиде яшь кенә иде, абыйсы белән икесен Мамадышка зона бәйгесенә алып китте. Айнур шул вакытта өченче урынны алып кайтты. Шуннан соң күңеле күтәрелеп, бирелеп шөгыльләнә башлады.

- Үзе кечкенә генә, өйдә йә әтисенең, йә абыйсының ботына килеп ябыша иде: күтәреп, егып сала, янәсе. Тора-бара абыйсын ега башлады. Хуҗалыкта барлык эшләргә, мал-туар карарга булышып үсте, физик хезмәт тә көч биргәндер,  - дип өсти Рәмилә ханым.

 

Әти-әнисенең сөйләгәннәрен Айнур елмаеп  кына тыңлап утырды.

- Келәмгә нинди уй-хисләр белән чыгасың? - дим.

- Каушамыйча, үз көчеңә ышаныч белән чыгарга кирәк. Көндәшемнең нинди алымнар куллануын, хәрәкәтләрен тоеп алып, һөҗүмгә күчәм. Үземнән авыррак көндәш булса, бераз хәйлә дә кулланырга туры килә.

- Мөгаен, масаюлы, үзен өстен куйган көрәшчеләр белән дә очрашырга туры киләдер?

- Андыйлар күбрәк ялгышлар җибәрә, нәтиҗәдә җиңелә, - дип җавап бирә Айнур.

- Барысын да минутлар хәл итәдер, мөгаен, - дип төпченүемне дәвам итәм.

- Бер елны 57 секунд эчендә бер-бер артлы биш көрәшчене екты, - дип, сүзгә кушыла әтисе. - Балтач районының Бөрбаш авылында узган мөселман сабан туенда булды бу. Ул чагында Айнурның авырлыгы илле килограмм иде, хәзер инде җитмеш килограмм авырлык үлчәвендә көрәшә.

 

Аның сүзләрендә улы белән чын күңелдән горурлану хисе сизелде. Әлбәттә, егетне ярышларга озатып калган саен, әти-әнисе дулкынланып, нәтиҗәне көтеп, имгәнмәсә ярар иде, дип борчылып торалар. Шалтыратуын түземсезлек белән көтәләр. Егет аларның да, тренерының да ышанычын акларга тырыша.

- Эшләп үскән, акыллы, үҗәт, курку белмәс егет ул,  - дип сөйли остазы Нуретдин Зыятдинов. - Кечкенәдән үк үзеннән зурлар белән көрәшүдән шүрләп тормады. Кукмара җыелма командасындагы олы малайларны ега иде. Ярышларда Россия, Татарстан чемпионнарын җиңә. Инде спорт мастерлыгына кандидат исемен яклады. Аны беләләр, хөрмәт итәләр. Татарстан чемпионатына яше җитмәү сәбәпле генә бара алмады, үз авырлыгында чемпион каласы иде. Әлбәттә, аның уңышларында әти-әнисенең дә өлеше зур.

Киләчәк тормышын да Айнур спорт белән бәйләргә тели. Үз теләгенә ирешә торган егет ул.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk