Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районындагы басуда төнлә янгын чыккан

    Янгын Камышлы авылы янында булган.

    Кукмара районындагы басуда төнлә янгын чыга. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте хәбәр итә.

    5 апрель көнне 20.25 сәгатьтә Глонасс+112 системасы буенча Камышлы авылы янындагы басуда янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, 70 квадрат метр мәйданда коры үлән януы ачыклана, утның торак йортларга таралу куркынычы булмый.

    Янгынның сәбәпләре ачыклана.

    фото: янгын-коткару частеннән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: