Кукмара районында трассада чит ил машинасы әйләнгән
Зыян күрүчеләр район үзәк дәваханәсенә озатылган
Район янгын сүндерү-коткару частеннан хәбәр итүләренчә 4 декабрь көнне 14.58 сәгатьтә ГЛОНАСС+112 системасы буенча Кукмара районының Княгор авылы янындагы трассада зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килеп ирешә.
Һәлакәт булган урынга килгәч, Skoda Octavia җиңел автомобиленең юл читенә төшеп капланган булуы ачыклана. Зыян күрүчеләр район үзәк дәваханәсенә озатыла.
фото: район янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев