Реклама
Янгын Плаксиха авылында килеп чыга.
Кукмара районында төнлә белән йорт янган. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.
Сәгать 18.08дә 112 бердәм хезмәтләр номерына Плаксиха авылының Береговая урамында йорт яну турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортны тулысынча камап алган, түбә, түшәмнәр җимерелә торган була.
Фаҗигадә гомере өзелүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
фото: Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз