Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында судта бер ир-ат үзен законсыз рәвештә эштән чыгаруларын раслаган

Үз вазифаларын үтәмәгән өчен гариза бирүчегә эштән азат итү рәвешендә дисциплинар җәза чаралары кулланылган булган.

Район суды 40 яшьлек гражданинның дәгъвасы буенча карар чыгарды. Ир аны эштән азат итүне законсыз дип танып, эш урынында кире торгызуны, мәҗбүри ял вакыты өчен уртача хезмәт хакын түләүне, рухи зыянны компенсацияләүне сорады.

Ул 2012 елның март аеннан янгын сүндерүче булып эшләгән. Узган елның май аенда ир-ат эшләгән постта тикшерү үткәрелгән. Аның барышында хезмәтне саклау таләпләрен бозу, һөнәри әзерлек буенча белемнәрнең канәгатьләнмәслек булуы, функциональ бурычларны үтәмәү һәм башка җитешсезлекләр ачыкланган. Үз вазыйфаларын үтәмәгән өчен ир-атка эштән азат итү рәвешендә дисциплинар җәза кулланылган.

Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд дәгъвачыны вакытыннан алда эштән азат итүләрен билгеләп үтте, чөнки ул дисциплинар җаваплылыкның иң ахыргы чарасы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә суд эштән азат ителүне законсыз дип танып, эштә яңадан торгызу турындагы таләпне канәгатьләндерде.

Карар законлы көченә керде.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X