Сәфәр барышында Олыяз урта мәктәбендә булып биредәге уку-укыту эшләре белән дә танышып чыктылар
Мәктәпнең үзенчәлекле ягы – биредә милли көрәш буенча 56 чемпион тәрбияләп үстергәннәр! Әлеге белем йортында бокс, баскетбол волейбол буенча да түгәрәкләр эшләп килә. Иң шаккаттырганы исә шул булды: Олыяз мәктәбе укучылары инде күп еллар Новгород өлкәсендәге Үлем үзәнендә булып, хәбәрсез югалган солдатларның калдыкларын эзләргә булыша. Бу изге эшнең башында мәктәп директоры Хаҗиев Гомәр Хашим улы тора.
Нет комментариев