Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды

Татарстан буенча барлыгы 41 яңа очрак расланды.

Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 диагнозы бер кешедә расланды. Татарстан буенча барлыгы 41 яңа очрак ачыкланды. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

25 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 16 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 26, Арча, Яшел Үзән, Тукай районнарында – икешәр, Чаллы, Апас, Балтач, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бу вакытка кадәр Татарстанда Covid-19ның 4555 очрагы теркәлгән, 3410 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев