Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 60 489 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 1 725 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 яшькә кадәрге балалар – 101 кеше. 246 кеше дәваханәгә салынган, 1 479 кеше өйләрендә дәвалана

Казанда коронавирус йоктыруның 1 190, Чаллыда – 126 очрагы ачыкланган. Авыручылар барлыгы 34 районда теркәлгән, шуларның 2се - Кукмара районында.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 60 489 очрагы теркәлгән, 42 581 кеше терелгән, шул исәптән 927 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев