Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында дүрт кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 49 642 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 777 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан. 18 яшькә кадәрге балалар – 67 кеше. 120 кеше дәваханәгә салынган, 657 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 410, Яр Чаллыда – 134, Түбән Кама районында – 83, Әлмәт районында – 26, Зәй районында – 19, Буа районында – 14, Алабуга районында – 10, Балтач районында – 9, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Тукай районнарында – 8әр, Лаеш районында – 6ар, Теләче районында – 5әр, Биектау, Кукмара районнарында – 4әр, Актаныш, Саба районнарында – 3әр, Арча, Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим районнарында - 2әр, Әгерҗе, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 49 642 очрагы теркәлгән, 39 348 кеше терелгән, шул исәптән 220 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев