Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында чыккан янгында ике шәхси йорт зыян күрде

Кичә Починок Кучук авылында янгын чыкты.

Кукмара районында чыккан янгында ике шәхси торак йорт зыян күрде. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

6 июль көнне 16.26 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районы Починок Кучук авылының Яшьләр урамында торак йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткәндә ике шәхси йорт ачык ут белән яна торган була. Шулай ук утның күрше каралты-кураларга да таралу куркынычы яный.

Ут нәтиҗәсендә 9нчы номерлы йорт һәм аның гомуми мәйданы 268 квадрат метр булган ишегалды корылмалары тулысынча янып бетә, шулай ук 8нче номерлы йортның 117 квадрат метр мәйданда түбәсенә зыян килә, 180 квадрат метрны тәшкил иткән каралты-куралары кара күмергә әйләнә.

Һәлак булучылар юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.

фото: янгын-коткару частеннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk