Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 86 кеше катнашты, шуларның иң яхшы унысы конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алынды.
Казанда «Имин мәктәп» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 86 кеше катнашты, шуларның иң яхшы унысы конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алынды.

Җиңүчеләр арасында Кукмара күппрофильле лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Корбанова Роза Рабит кызы һәм Ошторма-Юмья урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нигъмәтуллина Людмила Владимировна да бар. Алар җиңүче дипломы һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев