Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара прокуратурасы законсыз ком карьерын рекультивацияләүне таләп итә

Законсыз эшчәнлек нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы кулланышындагы 1 гектар җир файдалану өчен яраксыз хәлгә китерелгән.

Кукмара районы прокуратурасы җир законнары үтәлешен тикшерү барышында законсыз ком чыгаруны ачыклаган.

«Карьер Зур Сәрдек авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Законсыз эшчәнлек нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы кулланышындагы 1 гектар җир файдалану өчен яраксыз хәлгә китерелгән», - диделәр прокуратурада.

Закон буенча җир кишәрлекләре хуҗалары һәм башка затлар җирләрне саклау буенча чаралар күрергә, аннан файдаланганган вакытта экологик системасы, авыл хуҗалыгында җитештерү чарасы буларак эшчәнлек алып бару өчен сыйфатлары сакланып калырга тиеш.

Җирләрне саклауның максаты булып, деградацияләү, пычрату, чүпләү, бозу, хуҗалык эшчәнлегенең башка тискәре (зарарлы) йогынтысын булдырмау тора.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы Зур Сәрдек авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе исеменә җир законнарын бозуны бетерүне таләп итеп күрсәтмә бирде.

Акт каралу стадиясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk