Зыян 70 мең сумны тәшкил иткән
21 майдан 22 майга каршы төндә Лубян авылында билгесез кеше шәхси хуҗалыкның ишегалдына үтеп кереп, көймә моторын урлый. Шәхси миллекнең хуҗасы - 46 яшьлек ир-ат бу турыда полициягә хәбәр итә. Ул урынга килгән полиция хезмәткәрләренә мотор белән көймәнең ишегалдында торганлыгын хәбәр итә. Иртә белән көймәнең моторы юклыгы ачыклана. Зыян 70 мең сумны тәшкил иткән.
Нет комментариев