Кукмара 4нче урта мәктәбенең укучылары ресурслар үзәгендә булдылар
Алар өчен әлеге уку йорты белән танышу программасы әзерләнгән иде
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында шәһәребездәге 4нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары Кукмара аграр көллиятенең ресурслар үзәгендә булдылар. Алар өчен әлеге уку йорты белән танышу программасы әзерләнгән иде. Укучылар бюджет һәм бюджеттан тыш нигездә укытыла торган һөнәрләр һәм белгечлекләр турындагы мәгълүматны игътибар белән тыңладылар. Сыйныф бүлмәләренең ничек җиһазлануын карадылар. Кызлар тегү эше белән кызыксындылар һәм тегү машиналарында берничә операцияне башкарып карадылар, дип хәбәр ителә уку йортының сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев