Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кәркәүчтә “Яшь балыкчылар” фестивале үткәрелде

Балалар Кәркәүч авылы сулыкларының үзенчәлекләре белән таныштылар, балык тоту кирәк-яракларының төрләре турында белделәр, аларны дөрес кулланырга өйрәнделәр, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде.

Кәркәүч авылы буасында “Яшь балыкчылар” фестивале булды. Иртә белән яшь балыкчылар су буена җыелды.

Фестивальнең максаты - табигый ресурсларга сакчыл караш тәрбияләү, укучылар һәм авыл халкында балык тотуга кызыксыну уяту иде.

Жюри hәрбер балыкчының “табыш”ына бәя биреп, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде. “Беренче балыкны тотучы” - Данис Нагимов, “Иң зур балык тотучы”- Алинә Зарипова, ә Илгиз Әгъләмов, Илназ Галиев, Алмаз Мингалиевлар “Иң күп балык тотучы” булдылар.

Шулай ук 6нчы сыйныф укучылары әйләнә-тирәбезне чистарту, табигатьнең матурлыгын саклау максатында яр кырыйларын, тирә-якны чүптән арындырдылар.

Балалар Кәркәүч авылы сулыкларының үзенчәлекләре белән таныштылар, балык тоту кирәк-яракларының төрләре турында белделәр, аларны дөрес кулланырга өйрәнделәр, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде. Мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан тотылган балыклар кире сулыкка жибәрелде.

Бәйрәм ахырында катнашучылар мәктәп ашханәсендә пешерелгән балык шулпасыннан авыз иттеләр. Әлеге көн күңелле бер мизгел булып истә калды.

Лилия ХАФИЗУЛЛИНА, Кәркәүч мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk